Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
16 гыйнвар 2018, 12:00

Җаннарны тетрәндергән сугыш

Стәрлебаш район җиде еллык мәктәбенең дүрт 7 класс укучысы иң гади ТОЗ винтовкасының корылышы турында укытучыларының аңлатып сөйләвен зур игътибар белән тыңлый. Аларга 15әр генә яшь. 1940 елның декабре. Алты айдан аларның әтиләре, абыйлары илләрен фашист илбасарларыннан яклау һәм саклау өчен фронтка китәчәк. Аларның күпләре туган ил тынычлыгы һәм азатлыгы өчен гомерләрен бирәчәк. Соңыннан шушы малайларга да яу кырларында башларын салганнарны алыштыру өчен Кызыл Армия сафларын тулыландырырга туры киләчәк.

Гаилә архивында сакланган шушы фоторәсемнең артында язу бар. «Стәрлебаш район җиде еллык мәктәбенең VII класс укчылары командасы фоторәсеме. 1940 елның декабре. Дуслар: Федотов В., Леонтьев А., Вязовцев Г., Титов В.». Шушы исемлектә язылган тәүге өчәүнең язмышы турында, кызганычка каршы, бер нәрсә дә билгеле түгел. Леонтьев фамилияле егет, бәлки, Дмитриевка яки Михайловка авылларыннан булгандыр, дип фараз итә алам. Миндә исемлектәге соңгы кеше турында гына тулы мәгълүмат бар. Фотода беренче рәттә сулда укытучыга иң якын утырганы минем абыем - Василий Степанович Титов, 1925 елгы. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң 1943 елга кадәр Киров исемендәге колхозда трактор бригадасында хисапчы булып эшли. Кызыл Армия сафларына 1943 елның февралендә алына. 1 санлы Украина фронты составында Берлинны яулый. Сугыш тәмамланганда Австриядә була. 1950 елга кадәр Германиядә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң Иркутск өлкәсендә яши, тау корылмалары заводында эшли. Ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Вакыты-вакыты белән ул туган якларына кайтып йөри. Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилеена кадәр берничә көн генә калганда вафат булды...

Бервакыт, 9 Майда, Иске Калкаш авылында якташларым алдында чыгыш ясарга туры килде. Мин анда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм анда һәлак булган туганнарыбыз һәм якыннарыбызның иске фотолары архивы кебегрәк берәр нәрсә булдырсак әйбәт булыр иде дигән фикер әйттем. Чөнки мондый фотолар һәр гаиләдә бардыр, мөгаен. Без аларны киләсе буын хәтерләсен, чынбарлыкта ничек булганын белсен, ата-бабаларының батырлыгы белән горурлансын өчен сакларга тиеш.

Владимир ТИТОВ. Стәрлетамак шәһәре.

Читайте нас: