Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
10 гыйнвар 2018, 13:35

Гомере буе яраткан гәзите белән бергә

Көн саен, ел саен безнең тормыш үзгәрә – балалар туа, гаиләләр барлыкка килә, яңа өйләр төзелә, шәхси предприятиеләр ачыла, күләмле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрелә. Шушы вакыйгаларның күбесе безнең яраткан район гәзите битләрендә басыла. Әгәр дә гәзитнең еллык тупланмасын алсак, алар районның үзенчәлекле елъязмасын чагылдыра.

Мин күптәннән инде хаклы ялда. Районда, республикада барган күп вакыйгаларны белеп тору өчен беренчеләрдән булып "Стәрлебаш чишмәләре" һәм "Өмет" гәзитләренә язылам. Хәзер без дә урындагы радио юк, шуңа күрә барлык мәгълүматны район гәзите аша беләбез. Аның һәр санын түземсезлек белән көтәм.

Күп еллар мин авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы булып эшләдем. Без колхоз һәм предприятиеләр үсеше планын прогнозлый, тәүлеклек сөт савып алу, авыл хуҗалыгы культуралары уңышы, мал азыгы хәзерләү һәм башкалар турында мәгълүмат бирә идек. Аннары, көн саен, төп күрсәткечләрне анализлап, аларны район башкарма комитеты рәисенә бирә идек. Ул вакытта әлеге вазыйфада Нур Фаткиев эшли иде. Шундый хөрмәтле һәм җаваплы кеше белән эшләү бәхете тигәнгә мин бик шатмын.

Миңа әле дә район авыл хуҗалыгы темасы бик кызыклы. Гәзит битләрендә җитештерү алдынгылары турында укып, аларның уңышларына сөенәм. Моңардан тыш, гәзит күп кенә чараларны тиз һәм вакытында яктырта. Миңа ветераннар, яшь кешеләр, сәләтле балалар турында зарисовкалар бик охшый. Юбилярларга багышланган котлауларны укып, телефон аша элекке хезмәттәшләремне, танышларымны котларга ашыгам. Шуңа күрә барысына да, бигрәк тә пенсионерларга яраткан гәзитебезгә язылырга киңәш бирәм. Һәм аннары без үзебез дә кызыксындырган темаларга мәкаләләр язып, хатирәләр белән бүлешә алабыз. Алар гәзитнең битләрен бизәячәк кенә. Бүген редакция коллективын һәм район гәзитен укучыларны Яңа ел белән котлап, барысына да сәламәтлек һәм бәхет, киләчәктә иҗади уңышлар телисем килә.

Рауза БУРАНГУЛОВА (ШӘРИПОВА), пенсионер, хезмәт ветераны. Стәрлебаш авылы.

Читайте нас: