Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
28 декабрь 2017, 11:09

Инициатива тормышка ашты

Мәктәп булганда авыл яши, диләр. Моны аңлап, Куганакбаш авылы халкы, урындагы инициативаларга ярдәм программасына кушылып, күпчелек тавыш белән мәктәптә ремонт үткәрергә карар итте.

Куганакбаш урта мәктәбе 1972 елда төзелгән. Шушы вакыт эчендә ул күзгә күренеп искергән, бәдрәфләр тышта. Урындагы бюджеттан софинанслау белән республика бюджетыннан субсидияләр төрендә бүленгән акчалардан, спонсорлар һәм халык җыйган средстволардан 1407240 сум җыелды. Әлеге сумма ярдәмендә октябрьдә җылы бәдрәфләр булдыру һәм тәрәзә блокларын алыштыру белән мәктәп бинасына капиталь ремонт буенча барлык эшләр тәмамланды. Хәзер мәктәптә якты, җылы һәм тәрәзәдән җил өрми.

Ф.Туктаров җитәкчелегендә район хакимиятенә район мәгариф бүлеге начальнигы М.Кәримовка, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты И.Гомәровка, авыл биләмәсе башлыгы Ф.Вилдановка, авылның имам-хатыйбы И.Яхинга, Ленин исемендәге хуҗалык рәисе Ю.Синәгуловка, җаваплылыгы чикләнгән "Заря" җәмгыяте рәисе Г.Корбангалиевка, урындагы хосусый эшкуарлар И.Синәгуловка һәм Г.Дәүләтшинага, ата-аналарга, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган А.Дәүләтшинга, Д.Әмировка, И.Галимовка, М.Дәүләтшинга, М.Биккуловка, ветеран-укытучыларга, һәм кулыннан килгәнчә ярдәм иткән, мәктәпне ремонтлауга үз өлешен керткән авыл халкына рәхмәт әйтәсебез килә. Барлык укытучылар, ата-аналар һәм укучылар исеменнән сезгә сәламәтлек телибез һәм Яңа ел белән котлыйбыз!
Луиза ГАЛИЕВА,
Куганакбаш урта мәктәбе директоры.
Читайте нас: