Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
27 декабрь 2017, 11:29

Артистларга – афәрин!

Күптән түгел Табылды авыл мәдәният йортында "Җырлы, моңлы сәяхәт" концерт программасы белән район Мәдәният йортының үзешчән артистлары булды. Алар авыл халкына күтәренке кәеф һәм онытылмаслык тәэссоратлар бүләк итте.

Ике сәгатьтән артыграк вакыт дәвамында без ял иттек һәм безгә җырлар, биюләр, скетчлар бүләк иткән артистларның чыгышы белән хозурландык. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Илдар Баһаветдинов, Рөстәм Галиев (шулай ук аларның баянда виртуоз уйнавы), Гөлфизә Хәйруллина башкаруындагы күңелләргә үтеп кергән җырлар, Сөмбел Йосыпова башкаруында дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады, тамашачыларның күңеленә хуш килде. Ә “Кыз килде калага” скетчында Венера Латыйпова һәм Регина Әхмәрова үзләренең рольләрен оста башкарды.

Сәхнә остасы Гөлйөзем Сәепова программаны искиткеч матур, шаян сүзләр һәм такмазалар белән алып барды, аның һәр чыгуын тамашачылар көтеп алды. Ул безне шулай ук күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән дә шатландырды.

Концертка тавыш һәм яктылык бирү буенча һөнәрмәннәр Рөстәм Галиәкбәров һәм Илдар Шәрипов чагулык өстәде. Машина йөртүче Газинур Әюповка артистларны безгә алып килгәне өчен зур рәхмәт.

Концерт бик матур, тамашалы булды, ул безгә күп уңай тәэссоратлар бүләк итте. Авылдашлар исеменнән артистларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез.
Тәлгать ИСМӘГЫЙЛЕВ, Табылды авылы старостасы.
Читайте нас: