Барлык яңалыклар
Редакция почтасыннан
25 декабрь 2017, 11:42

Безнең иң актив китап укучы

Русиядә һәм башка илләрдә Халыкара инвалидлар көне сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук алар турында заманча җәмгыять тормышына яраклашмаган кешеләр дигән гадәти фикерләрне үзгәртү максатында үткәрелә. Алар тән төзелеше ягыннан бераз аерылып торсалар да, күңелләре безнең һәрберебезнеке кебек нечкә.

Безнең максат – аларга әйбәт тормыш шартлары тудыру, үзләренә күбрәк игътибар һәм җылы караш тойсыннар өчен әйләнә-тирәдәгеләр белән тигез мөмкинчелек биреп, рухи яктан ярдәм итү. Бу көнне мин үземнең китап укучым Самат Бурангуловның өенә бардым.
Минем килүемә Самат һәм аның әнисе Фәризә Усман кызы бик шатландылар. Миңа алар белән сөйләшү, аларны рухи яктан хуплау бик рәхәт булды. Самат – безнең китапханәгә еш йөрүчеләрнең берсе, ул укырга ярата, бигрәк тә шигърият, маҗаралы әдәбият һәм детективлар, шулай ук башкорт язучылары әсәрләрен үз итә. Ул бик күп китаплар укыган. Аның фикере, ачык һәм тыйнак холкы кешеләрне үзенә җәлеп итә, бу сыйфатлар аның фикер йөртә белүчән, аралашучан булуын күрсәтә. Шулай ук ул китапханәдә үткәрелгән әдәби чараларда актив катнашучыларның берсе. Мин аларга барганда китаплар тәкъдим иттем һәм Самат үзенә охшаганын сайлап алды. Зур булмаса да, чын күңелдән истәлекле бүләк тапшырдым. Аннары аның әнисе безне табынга чакырды һәм хуш исле чәй эчә-эчә күңелле аралаштык. Саматка якыннарының сөюен, тугры дуслар, мавыгулары һәм кызыксынуларыннан уңай тәэссоратлар алуын, иминлек, сәламәтлек һәм яхшы кәеф, ә аның әти- әнисенә һәм якыннарына сабырлык, аңлаучанлык телисе килә. Хушлашканда китапханәнең ишекләре Самат өчен һәрвакыт ачык булуын әйттем.
Альбина КАҺАРМАНОВА, Күндерәк авыл модель китапханәсе китапханәчесе.


Читайте нас: