Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2022, 15:31

Котлыйбыз!

Яшерган авылы ГЫЙЗЗЕТДИНОВА Миләүшә Габсамат кызына Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 45 яшь тула. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, Үтәр юлыбызда үрнәк син. Сабырсың да, олы җанлысың да, Безнең өчен һәрчак кирәк син. Иң матур, саф теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Яшерган авылы

ГЫЙЗЗЕТДИНОВА Миләүшә Габсамат кызына

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 45 яшь тула. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, “җан җимешем, балам” дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Үтәр юлыбызда үрнәк син.

Сабырсың да, олы җанлысың да,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң матур, саф теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас: