Барлык яңалыклар

"Хатын-кыз - милләт анасы" V республика конкурсына йомгак ясалды

Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында тантаналы шартларда "Хатын-кыз - милләт анасы" V республика конкурсына йомгак ясалды.

Традициягә әверелгән бәйрәм чарасы Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узды. Анда республиканың иң актив, чагу, эшлекле хатын-кызларын хөрмәтләделәр. Бәйрәмнең беренче өлешендә 200 хатын-кыз бүләкләнде, ә зур сәхнәгә 10 номинациядә 60 хатын-кыз чыкты.

«Хатын-кыз — милләт анасы» проектының инициаторы һәм җитәкчесе — "Башкортстанның башкорт хатын-кызлары җәмгыяте" хатын-кыз статусын үстерү һәм аның җәмгыятьтәге ролен активлаштыру төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Кулсарина.

"Быел безнең конкурс бишенче тапкыр үткәрелә, кечкенә юбилеебыз дисәң дә була. Оештыруда ярдәм итәргә теләүчеләр дә, катнашучылар да арта. Ел саен безгә Русия төбәкләреннән бик күп делегацияләр килә, быел БДБ илләреннән дә делегацияләр бар. Төп максат - җәмгыятькә актив, эшлекле хатын-кызлар, күпбалалы аналар, иҗтимагый-сәяси эшлеклеләребез, хатын-кызлар хәрәкәте активистларын күрсәтү. Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте киләсе елга бу конкурсны Бөтенрусия күләмендә уздырырга планлаштыра", — дип билгеләде Гөлнур Кулсарина.

Бу чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында үтте.
Җиңүчеләр арасында якташыбыз Фирүзә Исәнчурина да бар. Ул "Күп балалы ана" номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз!!

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: