Барлык яңалыклар

Планны арттырып үтәгәнбез

2020 елда ил башлыгы Владимир Путинның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын тормышка ашыру йомгаклары буенча Башкортстан максатчан күрсәткечләрне арттырып үтәгән.

Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БРның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. «Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проектында икътисадның реаль секторында 106 предприятие катнашкан. Бу 2020 елга билгеләнгән планның 138% ы. Җитештерү процессларын оптимизацияләү нигезләренә милли проектта катнашучы предприятиеләрнең 1,7 меңгә якын хезмәткәре укытылган, бу максатчан күрсәткечтән ике тапкыр (206,0% ка) артып киткән», - ди Рөстәм Моратов. Ул милли проектта катнашу кысаларында предприятиеләрдә, план буенча 14 урынына, 50 үрнәк булдырылган. Димәк яңа алымнар нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген 30 процентка арттырырганбыз.

Автор : Каспранова Ләйсән
Фото:https://omet-rb.rbsmi.ru
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: