Барлык яңалыклар

Милли проект ярдәмендә җитештерүен арттырачак

"Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү" милли проекты булышлыгында "Әлшәй-ит" Раевка ит комбинаты" ("ТАВРОС"компаниясе төркеменә керә) җитештерүен киңәйтүне планлаштыра. Ул экспортка чыгу һәм хезмәтчәннәренә эш хакын күтәрү өстендә дә эшли.

Предприятие ел саен 5,5 мең тонна ит һәм 228 тонна колбаса ризыклары җитештерә. Якын вакытларда комбинат зур күләмле реконструкция үткәрмәкче.
Предприятие сакчыл җитештерү кораллары белән дә эш итмәкче. Ит комбинатында сакчыл технологияләр кертүне дуңгыз итен кабул итә башлау процессыннан башлап җибәрмәкчеләр. Моннан тыш, предприятие эчке логистика һәм продукция сыйфаты мәсьәләләрен чишүне дә планлаштыра.
Ит комбинаты тулы җитештерү циклында эшли: мал-туарны асраудан алып продукция җитештерүгә кадәр. Биредә 40 төрле продукция җитештерелә: пешерелгән, пешерелгән-ысланган, ярымысланган колбаса ризыклары, сосиска һәм сарделька, ит ярымфабрикатлары, туңдырылган һәм суытылган ит.
"Милли проектта катнашу - ул җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтү , экспортка чыгу, базарда конкурентлык өстенлекләрен көчәйтү, продукциябезнең үзбәясен төшерү һәм аны җитештерү күләмен арттыру мөмкинлеге. Ит комбинатының һәр хезмәткәре идеяны уңай кабул итте, һәркем кызыксына һәм проектны җитештерүгә кертүдә ярдәм итәргә әзер", - дип белдерә "ТАВРОС" җитештерү системаларын үстерү җитәкчесе Альберт Байбиков.

Кадикова Резида https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: