Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта юллар яңа

Быел биредә 15 километр автомобиль юлы ремонтланган.

Быел Стәрлетамакта «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты акчасына 15,7 километр озынлыктагы 15 автомобиль юлы ремонтланган. Суханов урамы - Стәрлебаш тракты - Ильич урамы һәм Коммунистлар - Каранай Моратов урамнары кисешкән юл чатларына реконструкция ясалды.
Шулай ук гомумдәүләт проекты кысаларында 3 яңа светофор урнаштырылды, тагын 8е яңартылды.
Үткәрелгән чаралар автомобиль юлларының торышын яхшыртырга һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирде. 2021 елда гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, 11,9 километр юлны ремонтлау һәм 12 светофор объектны модернизацияләү планлаштырыла.
Фото: srk.nationalpriority.ru
#национальныепроекты

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: