Барлык яңалыклар

"Шәл бәйләдем..."

Уфада "Башкорт шәле - 2020" ХIII Республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды.

Фестивальнең гран-приена берюлы ике катнашучы лаек булды. Оста куллы гүзәл затларның мамык шәлләре җиңеллекләре, йомшаклыклары һәм матурлыклары белән таң калдырды. "Иң яхшы мамык шәл өчен" дипломына Зианчура районыннан Зөлфия Бикбулатова лаек булды. Ул бу мактаулы исемне чираттагы тапкыр яулады.

Икенче гран-прины "Иң яхшы бизәкле шәл" номинациясендә Мәләвез районыннан Гөлсимә Исәнгулова алды.

"Иң яхшы бизәкле шәл өчен" номинациясе дипломы лауреаты итеп Уфадан Зөлфия Хуҗахмәтова лаек дип табылды. "Иң яхшы мамык шәл өчен" номинациясендә Гүзәлия Сәгыйтова (Куергазы районы), Шәрифә Корманаева (Зианчура районы), Зөлфия Вапаева (Стәрлебаш районы), Нурия Мәүлиева (Күгәрчен районы), Зәлия Чынгызова (Зилаер районы), Әлмира Клементьева (Күмертау шәһәре), Әлфия Ишморзина (Зианчура районы) лауреатлары булды. "Республика халык иҗаты үзәге" белдерүенчә, аларның барысына да акчалата призлар тапшырылачак.

"Башкорт шәле" быел, билгеле сәбәпләр буенча, беренче тапкыр онлайн-форматта үтте. Осталар бәйгесендә Зианчура, Стәрлебаш, Куергазы, Күгәрчен, Федоровка, Хәйбулла Зилаер, Бишбүләк, Миякә, Мәләвез, Әбҗәлил районнарыннан һәм Уфа, Стәрлетамак, Күмертау, Бөре шәһәрләреннән барлыгы 82 кеше катнашты.

Чараның максаты - җәмгыятьтә башкорт шәле - традицион сәнгать кәсебенә кызыксынуны сүндермәү, "Башкорт мамык шәле" брендын булдыру, халык осталарының һөнәри кул осталыгын күтәрү, тәҗрибә алмашу.

Искә төшерик: "Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык инициативаларын ярдәм күрсәтү" милли проекты халык кәсепләре осталарына ярдәм итүне дә күзаллый.

Кадикова Резида https://omet-rb.rbsmi.ru
Чыганак: "Башинформ"
Фото: "Башинформ"

Читайте нас: