Барлык яңалыклар

Ике дәваханәгә – яңа МРТ аппаратлары

Ел ахырына кадәр Башкортстанның берьюлы ике дәваханәсендә – Уфада һәм Нефтекамада заманча МРТ аппаратлары эшли башлаячак. Алар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча алынган.

Кыйммәтле, югары сыйфатлы медицина җиһазларын Уфаның 21нче шәһәр дәваханәсе һәм Нефтекама шәһәр дәваханәсе алачак.
– МРТ аппаратын без озак көттек. Ниһаять, көтеп алдык. 20 декабрьгә кадәр аны эшләтеп җибәрергә тырышачакбыз. Әле урнаштыру эшләре бара, – ди 21нче дәваханәнең нурланыш диагностикасы бүлеге мөдире Гөлнара Садыйкова.
21нче дәваханәдә күп кеше хезмәтләндерелә, МРТ аппараты булмау зур авырлыклар тудырган. Гөлнара Садыйкова әйтүенчә, МРТ аппараты булу - табиблар өчен диагноз куйганда зур ярдәм. Моннан тыш, яңа җиһаз баш мие кан әйләнешендәге тайпылышларны беренче тәүлектә үк ачыкларга ярдәм итәчәк.
Тикшерү үтү дәваханә пациентлары өчен бушлай блачак. Ике сменада көн саен 25ләп кеше кабул ителәчәк.
Нефтекама шәһәр дәваханәсенең матди-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Андрей Соков әйтүенчә, МРТ аппаратын урнаштыру өчен бина әзер. Ремонт эшләре октябрьдә үк башкарылган. 20-25 декабрьдә эш башланырга тиеш. Биредә дә магнит-резонанс терапиясенә ихтыяҗ зур.
– Безнең дәваханәдәге беренче МРТ аппараты бу. Яңа җиһаз тикшерүләрне югары төгәллек белән башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Аның аркасында без яңа, сыйфатлы дәрәҗәгә чыгабыз. Тула куәткә эшләячәкбез, – дип ассызыклый Андрей Соков.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджет чаралары исәбенә 1,133 миллиард сумлык 12 берәмлек кыйммәтле медицина җиһазлары алынган.
Фото: bashinform.ru

Ләйсән Якупова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: