Барлык яңалыклар

Җиңүчеләр арасында Уфа укучылары да бар!

НТИ. Junior түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы финалында Идел буе федераль округында 189 укучы катнашты.


Идел буе федераль округында НТИ. Junior түгәрәкләр хәрәкәте командалы инженерлык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Онлайн-ярышларда 13 төбәктән 189 финалчы катнашты.
“Русия — мөмкинлекләр иле” президент платформасы генераль директоры Алексей Комиссаров әлеге финалның катнашучылар өчен белем бирү һәм һөнәри мөмкинлекләр ачуына ышаныч белдерде.
“Сез үз карьерагыз юнәлешендә беренче адым гына ясадыгыз, әмма мин ышанам, бу адым сезгә алга барырга һәм җитди инженерлар, галимнәр, тикшеренүчеләр булырга ярдәм итәчәк”, — диде ул.
НТИ .Junior түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында үткәрелә. Проектның төп бурычларының берсе — талантлы укучыларга туган төбәкләрдә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр табарга ярдәм итү. Олимпиадага илнең 83 төбәгеннән 28 732 укучы гариза бирелгән, финалга 1600 дән артык катнашучы чыккан. Финаллар сериясе 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
"Безнең киләчәкнең ничек булачагын бервакыт нәкъ менә сез хәл итәчәксез. Әлегә без сезгә бурычлар һәм үсеш юлларын тәкъдим итәбез. Әмма тиздән сез үз юнәлешегезне үзегез сайлаячаксыз", — дип белдерде финалистларга “Түгәрәк хәрәкәте” фәнни-җитештерү берләшмәсенең эшче төркеме лидеры, Ерак Көнчыгыш федераль университетының үсеш буенча проректоры Дмитрий Земцов.
Йомгаклау этабы кысаларында бер үк вакытта биш өлкә буенча сынаулар узды. Барлык ярышлар да дистанцион форматта оештырылды: финалчылар биремнәрне өйдә үтәделәр һәм видеоэлемтә, чатлар ярдәмендә команда, оештыручылар һәм тьютор-модераторлар белән аралаштылар.
“Виртуаль дөнья өчен технологияләр” өлкәсендә катнашучылар алдында “Фән”темасына компьютер уены эшләү бурычы торды. Бу өлкәдә Phoenix Wings командасы җиңү яулады: Булат Дәүләтшин (Казан шәһәре), Андрей Евсеев (Арзамас шәһәре), Дмитрий Пряхин (Тольятти шәһәре), Данис Сафиуллин (Ижау шәһәре).
“Космос өчен технологияләр” өлкәсе финалистлары Ай базасын коткару буенча миссияне үтәделәр. Катнашучыларга роботлаштырылган арбаны тиешле бурычларны үтәүгә әзерләргә кирәк иде, аның өчен код яздылар, симулятордагы виртуаль очышларны башкардылар. Иң яхшы нәтиҗәне "Команда №7" күрсәтте: Ян Бойнов (Түбән Новгород шәһәре), Виктория Гвоздикова (Ижау шәһәре), Всеволод Олешкевич һәм Арсен Якупов (икесе дә Уфа шәһәреннән).
“Роботлар дөньясы өчен технологияләр” өлкәсе кысаларында катнашучылар пилотсыз очучылар ярдәмендә шәһәр мониторингы белән бәйле мәсьәләне хәл итте. Бу өлкәдә ике команда беренчелекне алды. “Пингвиннар” командасы: Максим Муштриев (Уфа шәһәре), Андрей Раскин (Воткинск шәһәре), Максим Смирнов (Татарстан), Арина Хөснуллина (Йошкар-Ола шәһәре). “Макароннар” командасы: Сергей Дьяконов (Казан шәһәре), Арсений Захаров (Самара шәһәре), Александра Селиваева (Йошкар-Ола шәһәре).
“Яшәү тирәлеге өчен технологияләр” өлкәсе финалчылары шәһәр тирәлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча исәп-хисап эссе әзерләргә тиеш иде. Катнашучылар шәһәр инфраструктурасы объектлары турында мәгълүматларны җыеп эшкәрттеләр, гипотезлар күрсәттеләр, үз нәтиҗәләрен ясадылар һәм якладылар. Беренче урынны “Нептун-Сатурн” командасы яулады: Тимур Емельянов һәм Иван Сәйдәшев (икесе дә Чебоксар шәһәреннән), Дана Рязанская (Пермь шәһәре), Владлена Сушина (Пермь шәһәре).
“Кеше өчен технологияләр” өлкәсендә катнашучылар компьютер экранында виртуаль “аватар” белән идарә итү өчен “кеше — компьютер” интерфейсын эшләделәр. Җиңүне “Разряд” командасы яулады: Константин Волков (Уфа шәһәре), Николай Иванов (Ижау шәһәре), Александр Михайлов (Глазов шәһәре), Тимур Собко (Пермь шәһәре).
Җиңүчеләр дипломнар һәм сайланган технология өлкәсендә белем алуны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк файдалы бүләкләр алачак.

Фото: education.bashkortostan.ru

Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: