Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта "Чиста су" проекты гамәлгә ашырыла

Стәрлетамакта эчәргә яраклы суның сыйфатын күтәрү өлкәсендә "Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. "Уфа газ компаниясе" җәмгыяте "Чиста су" проекты кысаларында суны болганчыктан чистартуның мембрана ысулын кертү буенча эшләр башкара.

Бу ысулны гамәлгә кертү язгы ташу һәм мул явым-төшем чорында суның болганчык булуын тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Контрактның гомум суммасы 432, 9 миллион сум. Проектны гамәлгә ашыру ике елга исәпләнгән.
Бүгенгә җиһазларны һәм бетон нигезне сүтү эшләре башкарылган. Декабрьдә фильтр һәм ультрафитрация системасы китерү көтелә. Хәзерге вакытта җиһазлар таможня контроле уза.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Фото: Стәрлетамак шәһәре хакимияте.
Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: