Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта беренче виртуаль концерт залы ачылды

Бу Башкортстанда “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Күптән түгел Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсендә истәлекле вакыйга булды. Шәһәрдә беренче виртуаль концерт залы ачылды. Бу "Мәдәният"гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.Заманча техника белән виртуаль зал булдыру чараларны онлайн режимда бөтен ил буенча трансляцияләргә, шулай ук башка шәһәрләрдә барган мәдәни вакыйгаларны күзәтергә, Русиянең иң яхшы концерт заллары сәхнәләрендә барган чараларны онлайн режимда карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирәчәк.Виртуаль залда тәүге тамаша – Бию театрының “Дуслык күпере аша!”программасы онлайн режимда күрсәтелде.
Фото: mgazeta.com
Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: