Барлык яңалыклар

Башкортстан — лидер төбәкләр өчлегендә!

Республика студентлары “Мин — профессионал" олимпиадасында катнашу өчен 20 меңгә якын гариза тапшырган.

Республика югары уку йортлары студентлары проектта катнашу өчен 20 меңгә якын гариза тапшырган. “Русия — мөмкинлекләр иле” Президент платформасының мөһим проектларының берсе булган “Мин — профессионал” олимпиадасына теркәлү саны 576 меңнән артып киткән.Олимпиадага теркәлү саны буенча топ-10 төбәкләр арасына Мәскәү (151 213), Санкт-Петербург (49 774), Башкортстан Республикасы (19 986), Свердловск өлкәсе (19 800), Татарстан Республикасы (17 644), Краснодар крае (16 830), Ростов өлкәсе (15 622), Волгоград өлкәсе (14 198), Ставрополь крае (14 024) һәм Самара өлкәсе (11 659) кергән.Башкортстан югары уку йортлары арасында гаризалар саны буенча Башкорт дәүләт университеты лидер булып тора — БДУ һәм аның филиаллары студентлары олимпиадага 8832 гариза биргән. БДМУ студентларыннан — 5440, УДНТУ (филиаллары белән бергә) студентларыннан — 2110, УДАТУ (филиаллары белән бергә) студентларыннан 1870 гариза кергән. М. Акмулла исемендәге БДПУ студентлары олимпиадада катнашу өчен — 635, БДАУ 524 гариза тапшырган.“Мин – профессионал” олимпиадасына теркәлү 48 көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә студентлар проектта катнашу өчен 576 012 гариза бирде, — ди олимпиада җитәкчесе Валерия Касамара. – Бу сезонда пандемия аркасында без вузларга килә алмадык. Студентларга онлайн катнашырга туры килә. Нәтиҗәдә, теркәүләр саны буенча без узган елгы нәтиҗәне узып киттек. Хәзер барысы да икенче дулкынга чумды, әмма аның артында зур мөмкинлекләр ята”.2020-21 уку елында “Мин — профессионал” олимпиадасы 72 төрле юнәлеш буенча үткәрелә. Алар традицион дисциплиналарны да үз эченә ала, арада филология, математика, юриспруденция һәм икътисад, шулай ук: робототехника, квант технологияләре, машина белән укыту һәм башка бик күп фәннәр бар. Һәр студент үз көчен бер яки берничә юнәлештә сынап карый ала.Олимпиаданың сайлап алу онлайн-этабы 27 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр уза. Катнашучылар барлык биремнәрне дә дистанцион рәвештә башкарачак. Онлайн-сайлап алуны уңышлы узган студентлар йомгаклау этабына чакыру алачак. Ул 2021 елның февраль уртасыннан апрель ахырына кадәр булачак. “Мин — профессионал” олимпиадасының дүртенче сезоны дипломантлары исемнәре 2021 елның маенда билгеле булачак.Олимпиада дипломантлары Русиянең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына укырга кергәндә ташламалардан файдалана ала һәм эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге алачак. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медальләре өчен өстәмә бонус — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр премия каралган.“Мин — профессионал” Бөтенрусия олимпиадасы — илдә иң масштаблы студентлар конкурсларының берсе. Аның максаты — төрле белгечлек буенча талантлы студентларга ярдәм итү. Олимпиада Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостанФото: education.bashkortostan.ru
Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: