Барлык яңалыклар

Башкортстан - илдә өченче урында!

Киңкүләм мәгьлүмат чараларында 2020 елның октябрь нәтиҗәләре буенча МедиаИндекс күрсәткече нигезендә төзелгән гомумдәүләт проектлары темасы контекстында төбәкләрнең телгә алынуы рейтингында Башкортстан өченче урынны алды. Бу хакта "Медиалогия" компаниясе сайтында хәбәр ителә.

Октябрь рейтингында беренче урынынны Приморье крае алды. "Медиарейтинг лидерлары Приморье крае, Краснодар крае һәм Башкортстан булды", - диелә хәбәрдә.
Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, республикада "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында шәхси торак төзелешенә ярдәм итәргә ниятлиләр. Шулай ук матбугат республика халкының "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты ярдәмендә түләүсез рәвештә өстәмә санлы белем алуы турында да язды.
Медиарейтинг унлыгына Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Мәскәү, Самара һәм Мәскәү өлкәләре, Ставрополь крае һәм Санкт-Петербург керде.
Фото: ТАСС.

Автор: Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: