Барлык яңалыклар

Эшсезләр бушлай укый ала

Эшсез калган гражданнар өчен мондый мөмкинлек Башкортстанда Владимир Путинның май указына ярашлы «Демография»милли проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Элек укытуда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре һәм 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар гына ярдәм ала иде. Хәзер, Русия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, мондый мөмкинлектән эшен югалткан һәр кеше файдалана ала. «Демография» милли проекты кысаларында «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты 2021 ел башыннан эшли башлаячак.
БР Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яңадан укыту шулай ук эштән китү куркынычы алдында калган гражданнар өчен дә мөмкин булачак. Шул ук вакытта белем бирү программаларын тәмамлаучылар эшне җиңелрәк таба алсын өчен, эш бирүчеләрнең ихтыяҗларына зур игътибар биреләчәк. Башкортстанда эшсез кешеләр уку вакытында пособие алачак.

Автор : Таҗиева Руфина

Фото:Пиксабай

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: