Барлык яңалыклар

Бушка укытканда укып калыгыз!

Башкортстанда, Русиянең башка төбәкләре белән беррәттән, ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы, "Санлы икътисад" милли проектының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты актив тормышка ашырыла.

Проект кысаларында пенсия яшенә җитмәгән һәм югары яки урта белемнәре булган кешеләр укып, сертификат алу хокукына ия. Ул программалаштыру һәм санлы икътисадның башка компетенцияләре буенча курсларда түләүсез уку мөмкинлеге бирә.
Әйткәндәй, 2021 елда 144 мең шәхси сертификат биреләчәк, ә 2024 елга кадәр ил буенча ул 1 миллионнан артачак.

Автор : Каспранова Ләйсән

Фото: depositphotos.com
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: