Барлык яңалыклар

Башкортстанда глэмпинглар эшли башлаячак

Башкортстан глэмпинглар төзи башлый – бу кемпингның бер төре. Анда табигатьтә палаткада яшәү кунакханәләр уңайлылыгы белән берләштерелгән. Бүген бу - туризмда модалы юнәлешләрнең берсе. Русиядә глэмпинглар Алтайда, Кара диңгез буенда, урманнарда һәм күп кенә күл һәм елга ярларында бар.

БР Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада глэмпинглар урнаштыру өчен 33 уңайлы участокны билгеләгәннәр, аларның сигезе геопарклар территорияләрдә урнашкан.
Глэмпинглар булдыруга республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү " милли проектын актив гамәлгә ашыру ярдәм итәчәк, шулай ук Башкортстанның туризм мөмкинлекләрен арттырачак.

Таҗиева Руфина https://omet-rb.rbsmi.ru/

Фото https://omet-rb.rbsmi.ru/

Читайте нас: