Барлык яңалыклар

Башкортстан – беренчеләр исәбендә!

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектын октябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча Башкортстан төбәкләр рейтингында беренче урынны алган.

Башкортстан 120 балл җыеп, бөтенрусия рейтингын әйдәгән, икенче урында – Калуга, өченче урында Ростов өлкәсе.
“Башинформ” алданрак хәбәр итүенчә, Башкортстан шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проектын тормышка ашыру буенча да илнең беренче биш төбәге исемлегендә урын алган.
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм күрсәтү” милли проекты 2018 елда расланды. Ул 2024 елга кадәр илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка үстерү өчен тиешле шартлар тудыру максатында эшләнгән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.

Автор : Гөлара Арсланова

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: