Барлык яңалыклар
Матбугат
18 декабрь 2020, 13:53

Бәхетегезне сынап карагыз!

Һәркемнең гәзиткә язылып бүләк оту мөмкинлеге бар! 2021 елның тәүге яртысына “Стәрлебаш чишмәләре” гәзитенә язылып, “На розыгрыш” билгесе белән гәзиткә язылу квитанциясе күчермәсен электрон төрдә e-mail: [email protected] почтасына яки Стәрлебаш авылы, К.Маркс урамы, 102 адресы буенча редакциягә җибәрергә яисә шәхсән редакциягә алып килергә мөмкин (белешмә өчен тел.: 8 (34739)2-23-54). Заявкалар матбугатка язылу кампаниясе тәмамланганга кадәр кабул ителә. Бүләкләр уйнату 29 декабрьдә 11.00 сәгатьтә редакциядә үтәчәк.

Бәхетегезне сынап карагыз, бәлки уңыш нәкъ менә сезгә елмаер! Яңа елда барлык яңалыкларны һәм хәбәрләрне белеп бару белән бергә, бүләкле дә булырсыз. Бүләкләр арасында хуҗалыкта кирәкле әйберләр: он, шикәр һ.б. Болардан тыш, юату призлары да булачак. Ә инде төп җиңүчегә бер Газель утын эләгәчәк. Шуңа күрә, район гәзитенә язылып өлгермәгәннәргә, моны кичектермичә, бүләк уйнатуда катнашырга ашыгыгыз, район гәзитенә язылыгыз дип киңәш итәбез. Өстәвенә, Русия почтасы әлеге вакытта матбугатка язылу ункөнлеге үткәрә һәм сез район гәзитенә 10% ташлама белән языла аласыз. Ул 20 декабрьгә, ягъни матбугатка язылу кампаниясе тәмамланганга кадәр дәвам итәчәк. Бигрәк тә шушыңа сезнең игътибарны җәлеп итәбез, хөрмәтле стәрлебашлылар. Әгәр элек гәзит-журналларга язылу декабрь азагына кадәр барып, соңрак, гыйнварда язылу вакыты озайтылган булса, быел ул югарыда күрсәтелгән дата белән чикләнәчәк. Һәм 20 декабрьдән соң бернинди гәзит-журналларга да языла алмаячаксыз!
«Республика Башкортостан»
Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Стәрлебаш мәгълүмат үзәге.
Читайте нас: