Барлык яңалыклар
Матбугат
6 октябрь 2020, 17:05

Атна азагына кадәр өлгереп калыгыз!

Хөрмәтле стәрлебашлылар! “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитенә 2021 елның беренче яртысына арзан бәяләр белән язылырга ашыгыгыз! Русия почтасы үткәргән ункөнлек вакытында яраткан басмаларга утыз процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.

11 октябрьгә кадәр язылучыларга район гәзитенә ярты елга язылу 932 сум 04 тиенгә төшә; I һәм II группа инвалидларга – 857 сум 91 тиен (матбугатка язылганда үзең белән инвалидлыкны дәлилләүче таныклыкны алып килергә.
Ункөнлек тәмамланганнан соң “Стәрлебаш чишмәләре” район гәзитенә тәүге ярты елга язылу 1040 сум 52 тиен тәшкил итәчәк.
Яраткан басмаларны туганнарыгызга, якыннарыгызга, дусларыгызга, шулай ук “Мәрхәмәтлек агачы” хәйрия агачы кысаларында Балалар йортына, мәктәп-интернатка, Картлар йортына яздырып, бүләк итә аласыз. Моның өчен матбугатка яздыручы учреждениене сайлап, сайтта карта белән яки почта элемтәсе бүлегендә түләргә кирәк булачак.
“Республика Башкортостан” Нәшрият йорты филиалы - Стәрлебаш мәгълүмат үзәге.
Читайте нас: