Барлык яңалыклар
Матбугат
1 октябрь 2020, 19:20

Ташлама белән язылып калыгыз!

1 октябрьдән 11енә кадәр көндәлек басмаларга, шул исәптән район гәзитенә 30%ка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.

Русия почтасы матбугат йортлары белән берлектә 1800 гәзит һәм журналларга язылу бәясен төшерә. Ташлама белән барлык почта бүлекләрендә, ведомство сайтында, Русия почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә почтальоннар аша язылырга була.
Үзегез, туганнарыгыз һәм танышларыгызны гәзит-журналларга яздырырга мөмкин. Моннан тыш, Русия почтасының “Изгелек агачы” хәйрия акциясе балалар йортына, мәктәп-интернатка яки картлар йортларына көндәлек матбугатка яздырып бүләк итү мөмкинлеген бирә. Моның өчен үзегез яздырырга теләгән учреждениене сайлап алып, аның өчен карта белән сайтта яки почта элемтәсе бүлегендә түләргә кирәк.
Читайте нас: