Барлык яңалыклар
Матбугат
10 июнь 2020, 01:15

Төп приз - Әбҗәлил районында

Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның 25 еллыгына багышланган «Башкортстанның милли телдәге киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм ит» акциясендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.

Төп призны - 30 мең сум акчаны Әбҗәлил районында яшәүче ханым алачак.

Бүген башкорт телендә басылган киңкүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итүгә юнәлтелгән акциягә йомгак ясалды. Нәтиҗәләр «Юлдаш» радиосының «Теге өсәү» тапшыруының турыдан-туры эфирында игълан ителде.

Кунаклар сыйфатында эфирда "Бөтендөнья башкортлары Корылтае (конгресс) Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, Республика мәгълүмат үзәге директоры - "Башкортостан" нәшрият йорты филиалы җитәкчесе Айнур Дәүләтбәков катнашты.

Эльвира Аеткулова Бөтендөнья башкортлары Корылтаеның 25 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләде, ул хәзер онлайн-форматта уза һәм радиотыңлаучыларны гәзит-журналларга язылырга өндәде. Марат Газизов белдерүенчә, бүген республикада 48 гәзит һәм журнал башкорт телендә басыла, алар арасында балалар, хатын-кызлар өчен басмалар бар.

“Бу басмаларның теләсә кайсына почта бүлекчәсенә бармыйча гына онлайн рәвештә язылырга мөмкин. Моны мобиль кушымтада яки "Русия почтасы" сайтында эшләргә була", - диде ул.

Акция 23 майдан 9 июньгә кадәр дәвам итте. Акция турында укыган 165 мең кешенең 700дән артыгы конкурсның барлык шартларын да үти алды һәм алар арасында уеннар үткәрелде. Очраклы саннар генераторы конкурс шартларын үтәгән Корылтай, "Юлдаш" радиосы һәм ВК социаль челтәрендә 13 басмага язылучыларны билгеләде.

Төп призны 30000 сумны Әбҗәлил районыннан Нурия Усманова отты. "Теге өсәү" программасын алып баручы яңа җиңүче белән турыдан-туры эфирда аралаша алды. Нурия Усманова Ишкилде авылында фельдшер булып эшли һәм күп еллар дәвамында республика һәм район гәзит-журналлары алдыра.

Шулай ук «Юлдаш» һәм «Ашкадар» радиосыннан 3 бәхетле кеше бүләкләр алды, ә тагын 13 кеше бер башкорт телендәге мәгълүмат чарасына подпискага ия булды.

Фото: bashinform.ru

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: