Барлык яңалыклар
Матбугат
30 Май 2020, 14:07

Мәгълүмат чараларына нинди ярдәм күрсәтелер?

Русия Хөкүмәте Рәисе матбугатка ярдәм чараларын игълан итте.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин киңкүләм мәгълүмат чараларын коронавирус пандемиясе аркасында зыян күрүчеләр исемлегенә кертте. Бу хакта РФ Министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярдәм чаралары арасында - НДСтан тыш, барлык салымнарны түләү буенча ярты еллык кичектерү, шулай ук дәүләт, муниципаль яисә хосусый милектәге күчемсез мөлкәтне файдаланганда аренда түләүләреннән вакытлыча азат итү каралган.

Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларына кичектергесез ихтыяҗларга һәм хезмәт хакы түләүгә һәм теләсә нинди максатларга 2 процентлы ставка буенча ташламалы кредитлар биреләчәк. Моннан тыш, карарда банкротлыкка, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә мораторий күрсәтелгән.

"Зыян күргән тармаклар вәкилләре өчен дәүләт тарафыннан каралган ярдәм чараларыннан китап нәшриятлары, гәзит-журнал редакцияләре, телекомпания һәм радиостанцияләр, мәгълүмат агентлыклары файдалана алачак ", - диелә документта.

Фото РИА Новости.

Читайте нас: