Барлык яңалыклар
Матбугат
21 апрель 2020, 17:30

Йөзләгән журналист коронавирус йоктырган

Бүгенгесе көндә журналистлар да алгы сызыкта үз хезмәтен башкара. Русия Элемтә министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Волин якынча 100 коллегабызның коронавирус йоктыруы турында хәбәр итте.Ул шулай ук ​​500 ләп журналистның карантинда яки үзизоляциядә булуын әйтте.

Бу турыда министр урынбасары сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Журналистлар да һәркөн куркыныч астында. Без хезмәттәшләребез белән булган вакыйгаларны игътибар белән күзәтәбез. Бездә булган докладлар буенча, бүгенге көндә йөзгә якын журналистка коронавирус инфекциясе диагнозы куелган. 500гә якын кеше карантинда һәм үз-үзен изоляцияли. Кызганычка каршы, күптән түгел Мәскәүдә журналистларның беренче үлем очрагы теркәлде”, -диде Алексей Волин.
Аның сүзләре буенча, коронавирус белән булган хәл тармакка зур йогынты ясый - телевидение һәм радиотапшырулар форматлары үзгәрә.
“Яңалыклар күңел ачу программаларын алыштыра. Яңалыклар форматлары бик популяр булып китте, чөнки илдәге вәзгыять барчабызны да борчый”, - дип өстәде Волин.

Фаткуллин Рәдиф https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: ria.ru
Читайте нас: