Барлык яңалыклар
Матбугат
4 октябрь 2019, 17:19

Башкортстанда Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге бара

3-13 октябрьдә Башкортстан Республикасының барлык почта бүлекләрендә һәм podpiska.pochta.ru сайтында өстенлекле тарифлар буенча Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге үтә. Гадәттәгечә, бу чорда Русия почтасы клиентларга 40% һәм аңардан да артыграк күләмдә ташлама ясый һәм бу вакытлы басмаларны тарату хезмәтләренә дә кагыла. Ташламалар 1500 төрдәге мавыктыргыч, сәяси-икътисади, фәнни, балалар журналлары һәм гәзитләренә ясала.

Почта каталогына кертелгән Федераль киңкүләм мәгълүмат чараларын таратуга бәяләр – 10, ә республика, шәһәр һәм район басмаларына 15%ка киметелә. Башка матбугат агентлыклары каталогларына кертелгән басмалар өчен Русия почтасыннан өстәмә ташлама 5 һәм 10% тәшкил итә.
Ун көн дәвамында вакытлы басмаларга ташламалар белән үзегез һәм якыннарыгыз өчен podpiska.pochta.ru сайтында 4200дән артык басма арасыннан үзегезгә кирәкле журнал яки гәзитне сайлап, дөньяның теләсә кайсы ноктасында, шулай ук почта элемтәсе бүлегендә язылырга мөмкин.
Моңардан тыш, Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы каршындагы киңкүләм мәгълүмат чараларының төбәк басмалары буенча Эксперт советы белән килешенеп, 2500дән артык басманы таратуга гамәлдәге ташламалар күләме һәм шартлары саклана. Русия почта каталогы буенча аларга 25%, шулай ук альтернатив матбугат агентлыклары аша 20% күләмендә иң зур ташламаны алырга мөмкин. Бу исемлеккә Башкортстан Республикасында чыккан барлык республика, шәһәр һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары керә.
“Мәрхәмәтлек агачы” акциясе кысаларында вакытлы матбугатка яздыру төрендә социаль учреждениеләргә хәйрия ярдәме күрсәтергә мөмкин. Программада podpiska.pochta.ru/derevo-dobra акциясе битләрендә яки якындагы почта элемтәсе бүлегендә катнаша аласыз.
“Русия почтасы” акционерлык җәмгыяте БР федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас: