Барлык яңалыклар
Матбугат
30 гыйнвар 2019, 13:57

"Әллүки"нең үз сайты бар!

Безне alluki.rbsmi.ru адресы аша таба аласыз.

Республикада татар телендә чыгып килүче бердәнбер балалар журналы "Әллүки"нең моңа кадәр "ВКонтакте" социаль челтәрендә төркеме генә бар иде.
Балалар журналы "Әллүки" дип исемләнгән төркемдә ( https://vk.com/alluki) республика мәктәпләреннән яңалыклар, сәләтле укучылар турында язмалар, башваткычлар, шигъри күчтәнәчләр урын ала.
Ә хәзер "Әллүки"нең үз сайты бар! alluki.rbsmi.ru адресы аша кереп, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм яшь укучылар кызыклы язмалар белән таныша ала. Журналның басма вариантындагы кебек үк сайтта да төрле рубрикалар бар.
Шулай ук, редакция белән бәйләнешкә керә, комментарийлар калдыра аласыз. Рәхим итегез, дусларыбыз!


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: "Әллүки" сайтыннан.
Читайте нас: