Барлык яңалыклар
Матбугат
28 декабрь 2018, 16:03

Район гәзитенең тугры дуслары

Русия, республика басмаларына, шулай ук район гәзитенә актив язылучылар исәбендә Тәтер-Арслан почта бүлегендә түбәндәге фамилияләрне атадылар: Рәфгать Рысаев, Рәмил Арсланов, Закир Рысаев, Фәния Муллагалиева, Халидә Яппарова, Лилия Усманова, Фәридә Ибраһимова.

Бу исемлектә Асия һәм Мансаф Рысаевлар гаиләсе дә бар (рәсемдә). Гәзит һәм журналларны алар берничә дистә ел дәвамында алдыра. “Аргументы и факты”, “Юлдаш”, “Кызыл таң”, “Манзара” һәм әлбәттә инде, район гәзите кебек басмаларны рәхәтләнеп укыйлар. Бу уңайдан алар кысача болай диде:
Алардан башка яңалыкларны ничек белергә соң? Район гәзитен элек тә яратып укыдык, хәзер дә укыйбыз.
Асия Барый кызы элекке математика укытучысы, ул 30 елдан артык мәктәптә эшләгән. Мансаф Мансур улы машина йөртүче һөнәрен сайлаган, авыл хуҗалыгында аның эш стажы байтак. Рысаевларның ике кызлары бар. Гөлшат Оренбургта яши, ул балалар бакчасында тәрбияче, Әнисә Стәрлетамакта яши һәм почтада эшли.
Мансаф Мансур улы дини кеше, биш намазын калдырмый, мәчеткә йөри, ул быел яз ачылган, аларның өйләре янында гына.
Район гәзитенә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сезгә, Асия Барый кызы һәм Мансаф Мансур улы, сезгә сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телибез.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Ф.ЙОСЫПОВА фотосы.
Читайте нас: