Барлык яңалыклар
Матбугат
26 декабрь 2018, 11:10

Җилдер, әйдә, ямьле җәйдә!

Башкортстанның 100 еллыгына 100 велосипед уйнату акциясендә “Кызыл таң” нәшрияты да катнашты.

Нәшриятка кергән “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылып, квитанцияләрен редакциягә җибәрүче абунәчеләребез арасында велосипедлар уйнатылды.
Бәхет елмайган укучыларыбыз редакциягә килеп Яңа ел бүләкләрен алды.
“Кызыл таң” га язылучы - Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында яшәүче Ирина Вәлиәхмәтова, “Тулпар”га язылучы - Дүртөйледән Гөлнара Хәмәдиева, “Әллүки”гә язылучы Стәрлебаштан Фәнүр Фәйзуллин ике тәгәрмәчле бүләккә бик сөендек, дип уртаклашты.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: