Барлык яңалыклар

Бәраәт – кичерү кичәсе

Бу көнне көндезен ураза тотып, кичен Аллаһтан истигфар сорап, үзеңнең күңелендә булган дога теләкләрне сорау бик саваплы, күркәм гәмәл булып санала.Ислам дине галимнәренең дәлилләүләре буенча, Коръән Аллаһы Тәгаләдән фәрештәләре аша җир күгенә Бәраәт (кичерү) кичәсендә төшерелгән, артабан Рамазан аеның Кадер кичәсендә аять-аять булып пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм (с.г.в.) күңеленә 23 ел буена иңдерелеп килгән.

Бу изге кичәдә кешеләрнең бер еллык язмышлары билгеләнә, башкарылачак яхшы эшләре сайланып алына, догалар кабул була, гөнаһлар ярлыкана. Галимнәрнең тәфсирләрендә әйтелгәнчә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендәге, җомга кичендә бер атна эчендә, ә Кадер кичендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә икән. Бу кичәдә гөнаһлы кешеләр җәннәттән, изгеләр җәһәннәмнән аерылалар.
Шушы кичәдә аңыбызга килергә, гөнаһлардан котылырга, күңелебезне, йөрәгебезне тазартырга ашыгырга кирәк. Тормышыбызда илаһи көч, куәт һәм бәрәкәт туплана.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт сәләлләһү гәләйһи үә сәлләмгә өммәтләрен якларга шушы кичтә шәфәгать бирелгән.
Бу кичне Аллаһы Тәгалә кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: “Тәүбә итүче, гөнаһларны кичерүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы” дип әйтер.
Кылган гөнаһларыбызга чын күңелдән үкенеп, бүген һәм алдагы көннәрдә моны эшләмәскә ният кылуыбыз бик мөһим.
Бу ыгы-зыгылы дөньяда шайтанның ялган бизәкләргә төренеп, Адәм балаларын яхшылыктан явызлыкка өндәүче вәсвәсәсенә (котырынуына) бирешмичә Аллаһы Тәгалә күрсәткән, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) васыять иткән юлдан адашмыйча тормышыбызда исән-имин шатлыклы гомер кичерсәк иде. Амин.
Рәфкать БАСЫЙРОВ.
Читайте нас: