Барлык яңалыклар

Мигъраҗ кичәсе мөбарәк булсын!

12 февральдә кояш баю белән мөселман календаре буенча рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае — хәрам дүрт айның берсе, аның атамасы гарәп телендәге “рәҗәбә” фигыленнән килеп чыккан һәм “олыларга, зурларга” дигән мәгънәне белдерә. Бу айда Рәгаиб һәм Мигъраҗ дип аталучы мөбарәк кичәләр бар. 10ыннан 11нче мартка булган төн – ләйләт әл-Исра вәл-Мигъраҗ, ягъни Мигъраҗ кичәсе булачак.

Гарәп телендәге “мигъраҗ” сүзе “күккә ашу” дигәнне аңлата. Ислам дине буенча, бу вакыйга рәҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы төндә булган. Бу төндә әл-Исра һәм әл-Мигъраҗ кебек ике могҗизаи вакыйга булган. Беренчесе булып Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Иерусалимга “күчерелүе” тора, бу хакта Коръәндә дә әйтелә: “Аятьләребезнең кай­берләрен күрсәтик дип, бер төнне Үзенең колын Хәрам мәчетеннән Без тирә-юнен бәрәкәтле иткән Әкъса мәчетенә күчерүче кимчелекләрдән пакь. Һичшиксез, Ул – Ишетүче, (һәрнәрсәне) Күрүче” (“Әл-Исра” сүрәсе, 1нче аять).

Ә хәдисләрдә Аллаһ Илчесен (с.г.в.) “төнге сәфәре”ндә Җәбраил фәрештә озата баруы турында әйтелә. Алар икесе бергә ялтырап, балкып торган “әл-Бурак” дигән хайванга менеп атланган, аның исеме “ялтырарга, балкырга” дигән фигыль­нең тамырыннан ясалган. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.), Иерусалимда “әл-Харам әл-Кудс әш-Шәриф”тә (Храмовая гора) имам булып торып, намаз укыган. Аның артыннан Аллаһның пәйгамбәрләре һәм илчеләре ияргән.

Моннан соң Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) җиде кат күккә ашкан (Мигъраҗ), күккә ашу вакытында ул кайбер пәйгамбәрләр белән аралашкан, шулай ук Җәннәттәге нигъмәтләрне һәм Җәһәннәмдәге газапларны күргән. Иң соңгы катка ашкач, Аллаһ Илчесен (с.г.в.) озата барган Җәбраил фәрештә үзенең өскәрәк күтәрелә алмавы турында әйткән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) арытаба юлын үзе генә дәвам иткән. Ул анда Аллаһ алдына килеп баскан, Аллаһ Үзенең яраткан Илчесенә (с.г.в.) иң югары пәйгамбәрлек дәрәҗәсен бүләк иткән.

Нәкъ менә шунда Аллаһ көндәлек намазларны укуны тәгаенләгән, аларның саны башта иллегә җиткән. Әмма кире кайтканда Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Муса (Моисей) пәйгамбәрне очраткан, ул аңа кире кайтырга һәм Аллаһтан намазлар санын киметүне сорарга киңәш иткән. Муса пәйгамбәр озак вакытлар үз халкын вәгазьләгән һәм күпләрнең үз Раббысы ихтыярына каршы киләчәген белгән. Аллаһ Илчесе (с.г.в.), кире кайткан да, намазларның санын киметүне сораган, һәм Аллаһ намазларның санын 40ка калдырган, әмма Муса пәйгамбәр Аллаһ Илчесен (с.г.в.) намазларның бу кадәресенең дә бик күп булуына ышандыра алган. Бу хәл намаз­ларның саны 5кә калганчы дәвам иткән. Аннан соң Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Муса пәйгамбәргә Аллаһтан намазлар санын тагын да киметүне сорарга оят булуын әйткән. Гәрчә Муса пәйгамбәр иман китерүчеләр өчен биш вакыт намазның да сынау булачагы хакында әйткән (Әл-Бохари “Сахих”ы, 3887).

Мәккәгә кайтканнан соң, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) шул төндә булган вакыйгалар турында сөйләгән. Күпләр, хәтта Аллаһ Илчесе (с.г.в.) артыннан иярүчеләрнең бер өлеше дә бу могҗизага ышанып бетә алмаган. “Мәккә белән Иерусалим арасы бик ерак, дөяләрне бер якка гына да бер ай дәвамында куалап барырга кирәк, ә Мөхәммәд шушы бик зур араны бер төн эчендә үтүен һәм Мәккәгә кире әйләнеп кайтуын исбатлый”, – дигән алар. Аллаһ Илчесе (с.г.в.) Аллаһның теләге шундый булуы хакында әйткән. Пәйгамбәр (с.г.в.) шулай ук, Мәккәгә кайтып барганда шушы шәһәргә килә торган кәрванны күрүе турында хәбәр иткән. Ул хәтта бу кәрванның Мәккәгә кайчан килеп җитәчәген дә әйткән һәм ул шулай булып чыккан да.

Иерусалим гарәп телендә “әл­-Кудс” дип атала, ул Исламдагы изге шәһәрләрнең берсе санала. Андагы Мория калкулыгында Исламдагы изге урыннарның берсе – “тыелган территория” (“әл-Хәрам әш-Шәриф”) урнашкан. VII гасырда ук монда мәчетләр төзелгән, Коръәндәге мәгълүмат буенча, аларның берсенә “әл-Әкъса” атамасы (ягъни “Иң еракта урнашкан”) бирелгән. Икенче мәчет Куббат әс-Сахра дип атала, ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) күккә ашкан урында (Мигъраҗ) урнашкан. Әлеге храм комплексы алтын йөгертелгән гөмбәзле бик күркәм архитектура корылмасы булып тора. Бу территория Ислам динен тотучылар тарафыннан бик нык хөрмәтләнә.

Мөселманнар Мигъраҗ төнен, догалар кылып, Аллаһтан ярлыкау һәм шәфкать сорап, Аңа Үзенең яраткан Пәйгамбәренә һәм Илчесенә (с.г.в.) күрсәткән шәфкате өчен рәхмәт әйтеп билгеләп үтәргә тырышалар, дип яза Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин “Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон” китабында.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде. https://kiziltan.ru/
Фото: https://www.google.com/
Читайте нас