Барлык яңалыклар

Коръән мәҗлесе үткәрү мәртәбәле һәм саваплы

Гадәттә, безнең халык, өйгә кунак җыеп, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып, дога кылдыруны ярата. Раббыбыз Аллаһ каршында бу гамәл бик мәртәбәле һәм саваплы булып санала.

“Беренчедән: өйгә туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре килә. Икенчедән: вәгазь сөйләнелә. Өченчедән: Коръән укыла. Дүртенчедән: дога кылына. Бишенчедән: кешеләрнең йөрәкләре берләшеп, дуслыкка-татулыкка ирешәләр. Алтынчыдан: гөнаһлар кичерелә. Җиденчедән: чир-авыру китә. Сигезенчедән: фәрештәләр төшә. Тугызынчыдан: бәрәкәт иңә. Унынчыдан: изге ният-теләк кабул ителә”, - ди Ибраһим хәзрәт Шаһимәрданов.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Чакырылган җиргә бар!” - дип әйтте. Безнең очрашуыбызның максаты - Раббыбыз Аллаһны искә алу өчен. Үзебезгә якын булган мәрхүмнәрне, аларның рухлары шат булсын, дип, дога кылу һәм исәннәргә дә изге теләктә булу.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр кешеләр җыелса һәм аларның максатлары Аллаһны искә алу булса, күктән бер фәрештә игълан кылыр: “Бу мәҗлестә кемнәр катнаша, аларның гөнаһлары кичерелеп, аның урынына изге гамәлләр кылган шикелле савабы язылыр”.

Шулай ук, бу мәҗлесне Аллаһ Үзенең рәхмәте белән уратып ала, бәрәкәт иңә, гөнаһлар кичерелә, Аллаһ горурланып, фәрештәләр алдында шушы җыенда катнашкан кешеләрне исемләп искә ала һәм бу урын да башка җирләр алдында мактанылыр.

Фото: “Ислам нуры”.

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.ru/

Читайте нас: