Барлык яңалыклар

Телефон шалтырауга игътибар итү намазны бозамы?

Сорау: “Җәмәгать намазы вакытында кесә телефоным шалтырый башлады. Мин намаз укуымны дәвам иттем. Мондый очракларда нишләргә кирәк? Игътибарым читкә юнәлде, намаз бозылган буламы?”

Җавап: “Мәчетләрдә кесә телефоннарының тавышы намаз укучыларны бүлдерә, гыйбадәтләрен хошугълык белән башкарырга комачаулый. Мондый күңелсезлекләрне кисәтү өчен берничә гади кагыйдәне истә тотарга кирәк: мәчеткә керер алдыннан телефоныгызны яки аның тавышын сүндерегез.

Әгәр телефоныгызның тавышын сүндерергә оныткансыз икән, һәм ул намаз вакытында шалтырый башласа, башка намаз укучыларга комачауламасын өчен аны шундук кулыгызның бер бармагы белән сүндереп куярга кирәк.

Телефон шалтырагандагы көйне дә дөрес сайларга кирәк. Моның өчен талгын гына табигать тавышларын, мисал өчен, кошлар сайравын сайлап куярга киңәш ителә. Бу тавышлар, ялгыш намазда вакытта яңгыраса да, кешеләрне музыка һәм җырлар кебек үк бүлдермәячәк.

Телефон шалтыраганда артык хәрәкәтләр кылып сүндермәсәгез, намазыгыз бозылмый”, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак:https://kiziltan.ru

Читайте нас: