Барлык яңалыклар

Бүген атнакич! Әрвахлар-мәрхүм булган якын кешеләребез бездән дога көтәләр! ОНЫТМАГЫЗ!

Әрвахларга багышлап догаларны пәнҗешәмбе кояш баеганнан соң - җомга көнне өйдә, мәчеттә килеш тә укырга була,Бисмилләһ"не әйтеп Коръәннән аять-сүрәләр ("Фатиха", "Аят-әл-Көрси", "Йәсин", "Мөлек", "Ихлас") укып багышларга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Ясин", "Тәбәрәк" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Я Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын – иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның рух Шәрифләренә ирештерсәң иде.
Газиз әнкәмнең, газиз әткәмнең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде.
Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл

Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит.
Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит.
Кабергә барып кергәндә рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.
Чыганак: https://vk.com/avulselo
Фото https://vk.com/avulselo
Читайте нас: