Пәйгамбәребез (с.г.в.) күккә ашкан, Аллаһы Тәгалә белән очрашкан. Безгә шушы көнне биш вакыт намаз фарыз булган. Рәҗәп аеннан соң килә торган Шәгъбан ае да – изге ай. Аннары изге рамазан ае килә. Шушы айлар безнең рамазан аена әзерлегебез дә булып тора. Рәҗәп аенда без инде рамазан аена чын-чынлап әзерлегебезне башлыйбыз. Нәфел уразалары тотабыз, сәдакалар бирәбез. Шулай иттереп, без күңелебезне сафлап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан һидәят өчен, туры юлга күнәр өчен, безгә бүләк итеп бирелгән изге аена әзерләнә башлыйбыз.
Изге айларда тәүбәгә килү бик саваплы. Һәркайсыбызның эшләгән гөнаһлары бар, аларны искә төшерергә кирәк. «Әстәгъфирулла»ны күп әйтергә, гөнаһларыбыздан тәүбә кылырга кирәк. Берәү, үзенең гөнаһын искә төшереп, шуңа тәүбә итсә, тәүбә кылса, үкенсә, яңадан бу гөнаһларны кабатламаса, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтүенчә, аның мондый гөнаһы кичерелгән дип санала. Димәк, безгә начар эшне эшләгәнебезгә үкенергә кирәк, тәүбәгә килеп, «Әстәгъфируллаһ» дип. Һәм инде «Кәлимәтүл истигъфар»ны әйтсәк тә бик әйбәт. (Тик соңыннан моңа кадәр эшләгән бозыклыкларны яңадан кабатламаска кирәк.) Шуңа көч табабыз икән, димәк, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, шушы гөнаһ ярлыканган дип санала. Тәүбәгә килгәнсең икән, Аллаһы Тәгалә шушы гөнаһыңны ярлыкасын өчен шул тәүбәңә үлгәнче тугры калырга кирәк.
Укылмый калган намазларыбызны, тотылмый калган уразаларыбызны да изге айларда үтәү яхшы, чөнки бу – Аллаһның рәхмәт айлары. Бу – гамәлләребезнең кабул ителә торган айлары. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Рәҗәп аенда мин ачуымны бикләп куярмын, рәхмәтем яңгыр шикелле явар», – ди. Бу изге айларда әҗер-савап йөз мәртәбә артыграк булыр. Тырышып-тырышып Коръәннән бер аять яисә бер хәреф өйрәнсәк, бер хәрефкә ун савап тияр, ди. Башка айларда бер хәрефкә ун савап була дисәк, изге айларда өйрәнгән бер хәрефебезгә мең савап та булырга мөмкин. Һәм рамазан аенда исә бер хәрефкә җиде меңгә кадәр савап була. Менә шуңа Аллаһның шундый рәхмәт айлары бар. Бу айларда, сәдака биреп, ятимнәрне, мескеннәрне, авыруларны сөендерү дә бик саваплы. Арабызда ятимнәр, авыру кешеләр, тумыштан гарип булганнар бар. Андый кешеләрнең генә түгел, үз гаиләңдәгеләрнең,танышларыңның, дусларыңның да күңелен күрергә, аларга бүләкләр, сәдакалар бирергә кирәк. Хәлләрен белеп, аларны сөендерү, әлбәттә, бик тә саваплы гамәлләрдән.
Рәҗәп аен изге ай дип санап, аны кадерләп, Аллаһ кушканча кадерләп, әйбәт итеп үткәрергә кирәк. Шәгъбан, рамазан айларында да Аллаһы Тәгалә каршысында чиста булып, пакь булып, гөнаһларыбыздан арынып, изге гамәлләребез белән күренеп калыйк.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые
“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан