Барлык яңалыклар

Аллаһ ачуыннан сакланыйк

Бүген күпләр йолдызнамәләр белән шөгыльләнә, күрәзәчеләргә йөри, төрле каберләргә барып, әрвахлардан ярдәм сорый. Юраулар, ырымнар, кирәкмәгән гореф-гадәтләр белән гәзит-журнал битләре тулган.

Без кыямәт көнендә тузан бөртеге кадәр гамәлебез өчен дә җавап бирәчәкбез. Ә инде кешеләрне ялган потларга табынырга өндәп, хакыйкый диннән адаштыручылар булсак, бу иң бөек гөнаһ санала. Андыйлар Аллаһның каты газабына дучар булачак. Аллаһтан башкадан ярдәм сораучы мөшриккә әйләнә. Алар җәннәтнең исен дә сизмәячәк. Кыш бабайдан ярдәм сорап, йолдызларга язмышын тапшырып, күрәзәчеләргә йөреп Аллаһның ачуын китермик. Булган хаталарны төзәтик, тәүбәгә килик.
ФОто: soft-scrap.weebly.com
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: