Барлык яңалыклар

Бер кашык ризыкны тәлинкәдә калдырырга ярыймы?

Безне ризыкны тәлинкәдә калдырмаска өйрәттеләр. Үзебез дә балаларга: «Ашап бетерегез, бәхетегез кала», – дип әйтә идек. Хәзер исә әти-әниләр, киресенчә, ашап бетерәсегез килмәсә, ризыкны калдырыгыз, дип өйрәтә. Янәсе, көчләп ашатырга ярамый. Минемчә, бу дөрес тәрбия түгел. Кем хаклы?Зөлфия Гайсина. Кайбыч районы

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имамхатыйбы:
– Әлбәттә, рәсүлебез галәйһисәллам безне ризыкны калдырмаска өйрәтә. Ул ипи кисәге белән тәлинкә төбендәгесен сыпыра торган булган. Анда бәрәкәт кала дип өйрәткән. Шуңа да ризыкны калдыру дөрес булмас. Кайбер әниләр мәҗбүриләп ашатмау яклы. Динебездә мәҗбүриләү дигән нәрсә юк. Әниләр аш салганда, баласының күпме ашыйсын белә. Безнең өч малай, алар өчесе дә төрлечә ашый. Шуңа күрә ризыкны бүлгәндә, чамалап салырга кирәк. Ризыкны түгәбез икән, ул исраф санала, ягъни гөнаһ дигән сүз.
Фото:Пиксабай
Чыганак:https://vatantat.ru
Читайте нас: