Барлык яңалыклар

Төнлә бастырылмас өчен нинди догалар укырга?

«Биссмилла»мны әйтеп ятсам да, соңгы арада төнлә бастырыла башладым. Ниндидер кара көч тотып ала да ычкындырмый. Бөтен гәүдә тораташ ката, кычкыру түгел, бер сүз дә әйтеп булмый. Йокымнан исән-сау уяна алсам иде дип куркып бетәм. Төнлә бастырылмас өчен ни эшләргә икән? Бастырылган мизгелдә хәлне ничек җиңеләйтеп була? - дигән сорауга түбәндәгечә җавап бирелә:

– Бастырылмас өчен «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәсен өч тапкыр укып, кулга өреп, бөтен тәнне сыпырып ятарга кирәк. «Бисмилла» әйттем дә, шул җитте дигән сүз түгел. Йоклар алдыннан «Аятел көрси»не укып ятуның файдасы да зур. Тәһарәт алып ятарга да онытмаска кирәк. Шулай ук кич белән телевизордан кирәкмәгән әйбер карарга, күп ашарга да кирәкми. Шушы шартларны үтәсәң, йоклаганда бастырылу бетә, яки бик сирәк кенә күзәтелә. Бастырылган мизгелдә хәлне җиңеләйтүгә килгәндә, йоклар алдыннан алда телгә алынган шартларны үтәп ятмаган булсаң, бу халәттән җиңел генә котылам димә. Бу очракта сорауда телгә алынган «кара көч»нең ычкындырганын көтәсе генә кала. Сөйләшә алсаң: «Лә иләһә иллаллаһ» яки «Лә һәүле вә лә күәттә иллә биллаһ», – дияргә кирәк. Ләкин андый чакта боларны әйтү бик кыен була.
Фото https://vatantat.ru/
Читайте нас: