Барлык яңалыклар

Ризык әдәбе

Мөселманнар ризыклы савытны төнгелеккә ачык калдырмый. Моның сәбәбе нәрсәдә?Сорау: «Төнгелеккә капланмый калдырылган азыкка һәм суга чир кагыла» дигән хәдис бар. Ә капларга оныткан азык һәм суны нишләтергә? Ташларгамы?

Җавап: Чынлап та, пәйгамбәрнең ﷺ шундый хәдисе бар: «Савыт-сабаны каплагыз, су булган савытны каплагыз, дөреслектә, елда шундый төн бар – анда чир төшә. Һәм нинди генә чынаяк яки суы булган савыт капланмаган булса, ул (чир) мотлак аңа кагылыр» (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Ә ябарга онытылган азыкка я суга килгәндә, аны ташларга кирәкми, аны кулланырга мөмкин, чөнки кайсы төндә бу чирнең төшүен белмисең бит. Ләкин, шул ук вакытта, пәйгамбәр ﷺ ничек әйткән, шулай эшләргә тырышырга кирәк (шәех Габдел-Мөхсин әл-Бәдер фәтвасыннан).
***
Чынлап та, безнең халыкта ризыклы савытны, хәтта буш савытның да өстен ачык калдырмыйлар. Ашап-эчү белән савыт-сабаны юып, каплап куялар, ә өстәлдә калган саытлар, ризыклар өчтенә чиста тукыма, сөлге каплыйлар. Бу гадәт юкка гына барлыкка килмәгән, һәм аның сәбәбе, димәк, ислам дине белән бәйле булган. Коронавирус пандемиясе таралгач, гигиенага игътибар артты. Һәм әлеге хәдиснең мәгънәсе тагын да тулырак ачыла кебек.
Фото: https://www.google.com/
Дильбар Сулейманова https://tulpar.rbsmi.ru
Читайте нас: