Барлык яңалыклар

Дисбе тарту дәвалый

Психологлар тынычлану өчен дисбе тартырга тәкъдим итә.

Мәсәлән, стресс вакытында, җепкә сәйлән бөртекләре тезеп, шуны уч төбендә әвәләргә кирәк, чөнки анда нерв системасының эшчәнлеге өчен җавап бирүче нокталар урнашкан. Хәтта кулда шар әвәләү дә тынычланып фикер тупларга һәм киеренкелектән арынырга булыша.
Күнегүләр ясаганда дисбегә карарга ярамый. Кулның халәтенә игътибар бирергә кирәк. Дисбене ничек тарту әһәмияткә ия. Ул йөрәк тибешенә һәм сулышка йогынты ясый. Белеп тартканда, эчке органнарның эшчәнлеген яхшырта. Дисбе бармаклар өчен дә алыштыргысыз күнекмә чарасы булып санала. Ул артрит, артроз вакытында файдалы.
Тәмәке тартуны ташларга теләүче кешеләргә дә дисбе тартырга тәкъдим итәләр, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"
Компьютерда күп эшләгән кешеләргә, музыкантларга кулдагы буын һәм мускулларны ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру өчен, дисбе тартудан тыш, дисбе ярдәмендә бармаклардан беләккә кадәр массаж ясарга киңәш ителә. Хәтерне яхшыртырга теләгәндә чит телдәге сүзләр, яки шигырь ятларга һәм шул ук вакытта дисбе тартырга мөмкин.
Баш авыртканда, дару эчкәнче, дисбе ярдәмендә бармак очларына һәм сөягенә массаж ясыйлар. Томаулаганда дисбене бармак очлары белән тарталар.
Фото: "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"

Фануз Хабибуллин https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: