Барлык яңалыклар

Коръән мәҗлесендә табынга кыяр белән помидор куярга ярыймы?

- Табынга куелган кыяр-помидорга закуска дип бәйлә­неп утыру, аларны хәрәм ризык дичеләр бар...

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: – Кеше диннән ерак, шәригать кушканнарны үтәп яшәми икән, аның мөселманнарның тормыш рәвешендә ни эше бар? Аның өчен бу –башка тормыш. Кемдер яулык бәйләп, сакал үстереп, намаз укып яшәргә теләсә, аның эше. Ә инде син дин белән кызыксынсаң, сорауларың туса, билгеле, сорарга була. Кайчак апалар: “Бу кызлар­ның яулыкларын гарәп хатыннары кебек бәйләп йөрүләре бер дә ошамый”, – диләр. Мин: “Нишләп сезгә ошарга тиеш соң әле алар?” – дим. Кызларның максаты ул түгел бит. Алар да бәлки башка­лар­ның кыска итәк киеп, түшләрен ачып йөрүен өнәмидер. Һәркемнең үз тормышы. Дин белән кызыксынучыларга шуны әйтергә телим: диндә надан кешеләр күп һәм алар динне боза да инде. Кыяр-помидор, йомырка буенча сораулар наданлыктан килеп чыга. Дин белгече булыр өчен юкка гына бишәр, унар ел укымыйлар. “Фатиха” сүрәсен өйрәнү өчен биш ел вакыт кирәкми, билгеле, әмма аны аңлар өчен унбиш ел гомер дә җитмәскә мөмкин. Диндәге аңлашылмау­чанлык надан мулла-абыстайлар аркасында да тарала. Кызганыч, бүгенге мөселманнар ике төргә бүленә: беренчесе – академик белем алган кешеләр, икенчесе – әби-бабайлардан күреп-ишетеп өйрәнгән динне тотучылар.
Чыганак: Матбугат.ру

Автор : Әсәдуллина Эльвира

Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru

Читайте нас: