Фатыйма апа, мәрхүмнәр рухына багышлап үткәрелгән Коръән мәҗлесләре милләтебездә традициягә әверелгән, гореф-гадәткә әйләнгән чара, һәм аларның бәрәкәте, файдасы бар, дидегез. Алар нидән гыйбарәт? Эльвира сеңлем, бу мәҗлесләр әлегә кадәр күпмедер дәрәҗәдә динебезне саклап килергә ярдәм итте. Дин тыелган чорда Коръән тыңларга, дога кылырга, вәгазь ишетергә мөмкинлек тудырды. Кечкенә чагымда өебездә үткәрелгән мәҗлесләр әле дә якты нур булып күз алдында саклана. Аларны берни белән дә чагыштырып булмый. Минем бу фикерем белән күпләр килешер, мөгаен. Бүгенге көндә мәчет-мәдрәсәләребездә Коръән укырга өйрәнеп була. Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын, гыйлем алу, иманны ныгыту өчен зур мөмкинлекләр бирде. Әмма милләттәшләребезнең бик азы аннан файдаланды. Һәрбер өйдә Аллаһның китабын укый алучылар, дога кыла белүчеләр юк. Шунлыктан Коръән мәҗлесләренә ихтыяҗ кимеми.
Аларның бәрәкәте нидә соң? Беренчедән, мондый мәҗлескә туганнар җыела. Ә бүген туганлык җепләрен ныгыту, үзара аралашу зур проблемага әверелеп бара. Бергәләп Коръән тыңлау, дога кылу, ризык ашау араларны якынайта. Икенчедән, күмәкләп дога кылына. Ә күмәкләп кылынган дога кабуллыкка бик якын. Чөнки җыелучылар арасында ихлас мөселманнар булуы мөмкин. Аллаһу Тәгалә ихлас кешеләрнең догасын кире кайтармый. Коръән уку, аны тыңлау үзе бер гыйбадәт, андый урынга фәрештәләр җыела. Алар да җыелучылар өчен дога кыла. Мәҗлес тәмамлангач, алар Раббыбыз хозурына кайтып әлеге мәҗлес турында хисап бирә. Әгәр җыелучыларның нияте дөрес булса, шушы мәҗлес сәбәпле дә кешеләрнең гөнаһлары гафу ителүе мөмкин. Бер Коръән мәҗлесе шулкадәр файдаларга ирештерә аламы? Дөрес ният белән, фәкать Аллаһу Тәгаләнең ризалыгы өчен, Аны искә алу һәм зурлау, Аның китабын уку, зикер һәм шөкер, дога кылу өчен оештырылган мәҗлесләрнең шундый дәрәҗәләргә ирештерүе мөмкин. Чөнки сөекле Расүлебез Мөхәммәд салләллааһу гәләйһи вәсәлләм Аллаһыны зикер итү өчен җыелучыларның Раббыбыз тарафыннан гафу ителүе хакында ачык итеп әйтте. Шундый мәҗлестән өй нурлана, кешеләрнең йөрәгенә шатлык тула, тәннәрдә җиңеллек сизелә. Мондый нәтиҗәгә һәрбер Коръән мәҗлесендә ирешеп буламы? Моның өчен шәригать кушкан таләпләрне үтәргә кирәк. Ул таләпләрне санап үтсәгез, гәзит укучыларыбыз өчен файдалы булыр иде. Әйтеп үткәнемчә, монда әлеге чараны бары тик Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен дигән дөрес ният белән оештыру зарур. Өйләребезгә фәрештәләр тулсын өчен анда кеше һәм хайван рәсемнәре, фотолар, статуялар, күзле уенчыклар булмаска тиеш. Хатын-кызлар белән ирләрне ике өстәлгә бүлеп утырту да динебез кушкан таләпләрнең берсе. Аннары мондый мәҗлескә хатын-кызлар куллары һәм битләреннән башка гаурәтләрен каплап, тиешенчә киенеп килергә бурычлы. Ачык күкрәкләр, шәрә беләкләр белән шундый дәрәҗәле табынны бозып, күз зинасына ишек ача андый хатын-кызларыбыз. Андыйларны фәрештәләр ләгънәт кыла. Ирләр булган мәҗлестә хатын-кызлар көйләп Коръән укый аламы? Шәригать кануны буенча укый алмый. Чөнки хатын-кызның матур тавышы ир-атларны гөнаһка тартуы мөмкин. Шуңа күрә кыска сүрәләрне ир кешедән укытып, гыйлемле абыстайлар вәгазь сөйли ала. Әлеге мәҗлесләрнең дәрәҗәсен иманга өндәү, дингә чакыру нияте белән сөйләнгән вәгазьләр күтәрә дә инде. Дингә чакыру бөтен иманлы кешеләр өстенә йөкләнгән иң зур бурыч. Коръән мәҗлесләрен күркәм вәгазь, кешеләр күңелендә Исламга мәхәббәт уяту нияте белән оештыру зур савапларга ирешергә мөмкинлек ача. Коръәнне уку, тыңлау әдәбе хакында да әйтеп үтсәгез иде. Бик дөрес искә төшердең, Эльвира сеңлем. Мәҗлес ачылып, килгән хәзрәт Коръән укый башлагач, хуҗабикә токмач кабартырга чыгып киткән күренешне еш күрергә туры килә. Коръән укыганда йорттагы бөтен кеше: олысы да, кечесе дә тын калып Аллаһу Тәгаләнең сүзләрен тыңларга тиешбез. “Әгъраф” сүрәсенең 204 нче аятендә Раббыбыз шулай куша: “Коръән укылган чакта тын калып тыңлагыз, бәлки, Аллаһның рәхмәтенә ирешерсез”. Димәк, кемнәрдер Коръәнне ихлас тыңлап Аллаһу Тәгаләнең зур нигъмәтенә, рәхмәтенә ирешә ала. Нәкъ шулай. Коръән укылган чакта һәммәбезгә аны ихласлык белән тыңларга, Аллаһу Тәгаләнең әмерен үтәргә кирәк, үтәмәсәк гөнаһлы булабыз. Һәм Коръән укыган кеше аятьләрнең мәгънәсен, тәрҗемәсен, тормышта аларны ничек кулланырга икәнлеген аңлатырга тиешле. Чөнки бу Изге китап безгә Аның буенча яшәү өчен иңдерелгән. Еш кына Коръән укучыларның озак укуы, озак итеп дога кылуы җыелучыларны ялкыта дип зарланганны ишетергә туры килә. Кешеләрне ялкытмаслык итеп укырга һәм дога кылырга кирәк. Вәгазьдә иң мөһим нәрсәләрне, күркәм рәвештә җиткереп сөйләргә. Бер “Фатиха” сүрәсе тулы Коръәнне эченә ала, “Ихлас” сүрәсен өч кат уку тулы Коръән укыган савабына ирештерә. Бу ике сүрәнең мәгънәсен аңлату да никадәр файдалы булыр иде. Мәҗлестә сәдака тарату мәсьәләсе... Бу мәсьәлә мине бик борчый. Чөнки сәгатьләр буена бер-берең белән акча, кулъяулык, тастымал, сабын алмашу табынның бәрәкәтен җибәрә. Сәдака ятимнәргә, мохтаҗларга, дин юлында эшләүчеләргә, мәчетне тоту, динне үстерү өчен бирелергә тиеш. Анда да мөмкин кадәр яшерен рәвештә, Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, ихласлык белән тапшырылырга тиеш. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!