Барлык яңалыклар

“Вади әс-Сәлам” – иң зур мөселман зираты

Гыйракның көньяк өлешендә, Багдадтан 160 чакрымда урнашкан Нәҗаф шәһәрендә дөньяда иң борынгы мөселман зираты – “Вади әс-Сәлам” (“Дөнья үзәне”) урнашкан. Анда менә инде 1400 елдан артык мөселманнар җирләнә. Зиратның мәйданы - 600 гектардан артык.

Биредә күп кенә пәйгамбәрләр, галимнәр һәм хакимнәр җирләнгән.
Һуд һәм Салих пәйгамбәрләрнең (с.г.в.) каберләре дә Нәҗафта. Моннан тыш, биредә мөселман дөньясының дүртенче хәлифе имам Гали (р.г.) мавзолее урнашкан.
“Вади әс-Сәлам”да галимнәр, дини һәм сәяси эшлеклеләрдән тыш, Әфганстан, Һиндстан, Гыйрак, Кувейт, Ливан, Пакыстан һәм башка илләрдән гади мөселманнарның да каберләре бар.
Хәзерге вакытта “Вади әс-Сәлам”да бөтен дөньядан биш миллионнан артык мөселман җирләнгән. Каберләр бер-берсенә якын урнашкан, шуңа күрә һәр кешегә бер квадрат метрга якын җир туры килә. Урыннар тыгыз булуга карамастан, анда юллар бар, ә кайбер урыннарда хәтта коймаларны да очратырга мөмкин.
2010 ел уртасында “Вади әс-Сәлам” ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ә 2012 елда Нәҗаф шәһәре ИСЕСКО версиясе буенча "Ислам мәдәнияте башкаласы" итеп сайланды.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Ислам тудей" сайтыннан.
Читайте нас: