Барлык яңалыклар

“Бәллүр” мәчет

Малайзиянең Каула-Теренггану шәһәрендә төзелгән мәчеткә 1500дән артык кеше сыя. Дөньяда ул “бәллүр”, яки “көзгеле” мәчет буларак билгеле һәм Ислам архитектурасының үзенчәлекле бер үрнәге булып тора.

Гыйбадәтханә рәсми рәвештә 2008 елда ачылган.
Әлеге бина тышкы яктан көзгесыман махсус пыяла белән капланган, шуңа күрә кояшлы көннәрдә ул балкып тора, ә төннәрен махсус яктырткычлар исәбенә төрле төсләр белән яна.
Көзгеләр аша мәчеткә җитәрлек яктылык керә, шулай ук, көзге кояш нурларын чагылдырганга күрә, бина эчендә эссе булмый, уңайлы температура саклана, дип яза “Дин вә мәгыйшәт” гәзите.



Фото: “Дин вә мәгыйшәт” гәзите сайтыннан.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: