Барлык яңалыклар
Мөселманнар, сезнең өчен!
24 сентябрь 2018, 12:00

Дәваханәләрдә гыйбадәт бүлмәләре ачыла

Башкалабыз Уфаның берничә дәвалау учреждениесендә гыйбадәт бүлмәләре ачылды, аларда дәваланучылар намаз укый һәм урындагы имамнар белән әңгәмәләшә ала.

Гадәттә, гыйбадәт бүлмәләре ачу тәкъдиме белән медицина учреждениеләре җитәкчеләре чыга, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте имамнары дәваланучыларга дини-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә.
Республиканың күппрофильле медицина учреждениесе булган Уфаның 13нче дәваханәсенең терапия бүлегендә дә хәзер гыйбадәт кылу бүлмәсе бар. Аны ачу тантанасында Уфаның беренче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Әхмәров Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең тәбрикләвен җиткерде һәм дәваханәнең баш табибы, медицина фәннәре докторы Эльза Сыртлановага Рәхмәт хаты тапшырды. Башкаланың “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Салихов азан әйтте, табиблар һәм дәваланучылар дога кылды.
— 13нче дәваханә җитәкчелеге авыруларның физик һәм рухи сәламәтлеген яхшырту турында кайгырта. Бу – бик куанычлы хәл, — диде Әхмәт хәзрәт Әхмәров.
Гыйбадәт кылу бүлмәсендә тыныч һәм якты, китап киштәсендә – Коръән Кәрим һәм дини әдәбият, имам белән аралашу өчен урын бар. Кирәк булса, дин әһелләре авыр чирлеләр янына палатага да бара ала.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: