Барлык яңалыклар

Казанда Коръәннең иң зур басмасы реставрацияләнгән

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре һәм реставраторлары Коръәннең Гиннессның рекордлар китабына кертелгән иң зур басмасын реставрацияләгән.

Китапта 632 бит бар, аның үлчәме - 150гә 200 сантиметр. Ул 2011 елда Италиянең “ACR Group” типографиясендә басылган. Коръәннең авырлыгы 800 килограмм, аның тышлыгын ярымкыйммәтле ташлар, сусаль алтын һәм көмеш, малахит бизи. Коръән 2012 елда Болгардагы даими экспозициягә урнаштырылды.
Югары категорияле рәссам-реставратор Светлана Буршнева китапны сигез ай эшләүләрен әйткән. Аны беренче халәтенә китерү өчен күп хезмәт башкарылган.
Реставрациядән соң галимнәр китапны экспозициягә кую конструкциясен үзгәртүне, температура-дым режимын саклауны һәм консультантлар белән киңәшләшеп торуны тәкъдим иткән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: