Барлык яңалыклар

Хаҗга бара алмаганнар

Башкортстаннан Хаҗ сәфәренә барырга җыенган 100 кеше 4 августта юлга чыга алмаган. Хаҗиларның җитәкчесе Булат Мостафин әйтүенчә, компания туристларга Сөгуд Гарәбстанына чыгарга квота таба алмаган. Алар Яр Чаллы шәһәренең “Хаҗ-фонд” компаниясе аша юлланырга җыенган булган.

Юллама өчен түләнгән акча ике генә кешегә генә кире кайтарылган. Калганнарына “Хаҗ-фонд” компаниясе директоры 2019 елның 30 маена кадәр кайтарырга вәгъдә биргән. Яисә 2019 елда кече Хаҗ оештырачаклар. “Әлеге вакытта акчаны кайтара алмыйбыз, чөнки аларны кунакханәләр броньлау һәм авиабилетлар сатып алу өчен тотындык”, – ди ул.
Февраль аенда Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте “Хаҗ-фонд” белән үзара килешүне өзгән. Ә “Хаҗ-фонд” компаниясе Хаҗ сәфәрен оештырыр өчен нәкъ алар аша квоталар алган булган.
Килешү өзелгән вакытта компания 800ләп юллама сатып өлгергән. Хаҗиларның кайберләре аларны мошенниклык кылуда гаепләп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: