Барлык яңалыклар

Мөселманнар хаҗга юлланды

Ислам динендә балигъ һәм акыллы һәр мөселманга фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу.

Хаҗ Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннан соң Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗ үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.
Шушы көннәрдә Уфаның беренче җәмигъ мәчетендә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы “Болгар-Тур” компаниясе вәкилләре изге сәфәргә юлланучылар белән очрашты. Алар хаҗга юлланучы 49 кешегә тиешле документлар һәм юл кирәк-яраклары тутырылган махсус сумкалар тапшырды.
Бераздан төркем башкала аэропортына юлланды. Алар самолетта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә оча, аннары Дубайдан Согуд Гарәбстанының Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә автобуста барачак.
"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: